Search results
- Галим гади җөмләләрнең бер һәм ике составлы, тулы һәм ким, иясез һәм башка төрләрен билгели, аңа кадәр һаман да бәхәсле булып кала килгән мәсьәләләрне хәл итүгә ирешә.
- мирфатыйх ага эш башкаручы субъект кыек килештә килгән гади җөмләләрне, рус грамматикаларына ияреп, иясез, затланышсыз конструкция итеп карауга каршы чыга, субъект китерелгән, димәк, җөмлә затланышлы, дип фикер йөртә галим, андый җөмләләрне бер составлы затланышлы конструкцияләр — билгеле үтәүчеле җөмләләр дип атый, шулай итеп синтаксисны өйрәнүдә семантик аспектны да күтәреп чыга.
- Иярченле кушма җөмләләр дә татар телендә гаять катлаулы төзелмәләрне тәшкил итә.
- Аларның синтетик төре татар һәм, шулай ук, башка барлык төрки телләрнең дә үзенчәлекле асылын үзләрендә чагылдыра, шуңа күрә дә бу мәсьәләне өйрәнү аеруча мөһим иде.
- Зәкиев бу очракта да методологик эзлеклелеген саклый һәм, әгәр дә затланышсыз фигыльләр һәм бәйлек яисә бәйлек сүзләр белән бәйләнгән конструкцияләрнең, баш җөмләдән аермалы буларак, үз иясе бар икән, аларны иярчен җөмлә итеп карарга тәкъдим кертә.
- әле иҗади эшчәнлегенең башлангыч чорында ук галим татар телендә, сирәк кенә булса да, ия — хәбәр — ия тибындагы җөмләләр бар икәнне күрсәтеп узган иде, мәсәлән, Г.
- Тукайның, «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», дигән җөмләсендә шушы модель чагылган.
- Аспирант елларында укылган бу фикер миндә һәрвакыт истә тора, чөнки, җирле сөйләшләрне өйрәнгәндә, халык сөйләм телендә бу модель шактый еш күзәтелә, мәсәлән, безгә аның мисалларын минзәлә, пермь сөйләшләрендә, себер диалектларында күп кенә язып алырга туры килде: нимәгә килдийе ни?
- Алар су буйлап югары күчеп утырганнар алар.
- Ул бу аwылның төгөл ул (ия кабатлана) һ.